Бүген ТР коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды
Яшәеш

Бүген ТР коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды

1974 елгы ир-ат үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Хроник авырулар да ббулган.

1951 елгы ир-ат хастаханәгә коронавирлы инфекция белән катлауланган үпкә ялкынсынуы белән китерелгән. Хәле хроник авыруларның кискенләшүе фонында начарлана.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

10 октябрьгә СОVID-19дан үлүнең 116 очрагы теркәлгән.


Нет комментариев