Бүген, тикшеренүләр нәтиҗәләре алынганнан соң, Татарстанда таҗ инфекциясеннән 2 үлем очрагы теркәлгән
Яшәеш

Бүген, тикшеренүләр нәтиҗәләре алынганнан соң, Татарстанда таҗ инфекциясеннән 2 үлем очрагы теркәлгән

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1934 елгы ир-ат, коронавирус йоктыруда шик белән, инфекция хастаханәсенә озатыла.

Хәле җитди йөрәк-кан тамырлары авыруы катлаулану фонында начарлана. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен озак патологоанатомик экспертиза таләп ителә. Вирус расланган.

1951 елгы ир-ат ике яклы үпкә ялкынсынуы белән Яр Чаллы инфекция хастаханәсенә озатыла. Анамнезда эндокрин һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының хроник авыруы булган. Үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев