Бүген Татарстанда 21 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Аларның 4се - читтән килүчеләр, 17се - контактлылар. 1 кеше хастаханәгә озатылган, 20 се өйдә дәвалана.
Безнең Яшел Үзәнк районында яңа очраклар ачыкланмаган. Казанда - 13 кеше, Питрәч районында - 2. Яр Чаллыда, Балтач, Кама Тамагы, Нурлат, Саба һәм Чистай районнарында берәр авыру.
10 сентябрьгә Татарстанда 6761 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 5581 кеше савыккан, шул исәптән 18е узган тәүлектә.
Әмма, бүген республикада коронавирус инфекциясеннән үлүнең 67нче очрагы теркәлгән.
1957 елгы ир-ат Казан шәһәренең 12 нче ДКБ базасында вакытлы инфекция госпиталенә озатыла. Хроник авырулары катлауланган. Үлем сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев