Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бездә атом электр станциясен төзергә мөмкиннәр

Район хакимияте башлыгы Радмир Беляев Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы чарасында шул хакта белдергән.

Россиядә водород җитештерәчәк тәүге атом энерготехнологик станциясе (АЭТС) Менделеевск районының «Алабуга-Менделеевск» яңа махсус икътисадый зонасында пәйда булырга мөмкин.

– Инде ярты ел буе «Росэнергоатом» компаниясе белән берлектә эшләвебез сер түгел. Илдә водород җитештерү буенча тәүге зур инвестицион проектка бәйле рәвештә кул куелган билгеле бер килешүләребез бар», – дип сөйләп үткән ул.

Беляев әйтүенчә, «Росэнергоатом» проектка 300 миллиард сум җәлеп ителергә мөмкин. Әмма хакимият башлыгы АЭТСны файдалануга тапшыруның күздә тотылган срогын әйтмәгән.

Инде мәгълүм булганча, «Алабуга-Менделеев» махсус икътисадый зонасын киләсе елның маенда төзи башларга җыеналар.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев