Беренче яртыеллыкта Яшел Үзәндә торак тапшыру буенча еллык план үтәлгән
Яшәеш

Беренче яртыеллыкта Яшел Үзәндә торак тапшыру буенча еллык план үтәлгән

Бу атнада узган дүшәмбе киңәшмәсендә Зеленодольск районының беренче яртыеллыкка социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Анастасия Бауэр сөйләде.

– Беренче яртыеллыкта районда торак тапшыру буенча еллык план үтәлде – 140 мең 997 кв. метр торак сафка бастырылды, шул исәптән 56 401 кв. метр – индивидуаль торак төзелеше. Юллар төзүгә һәм ремонтлауга 927,6 млн сум бүлеп бирелгән. Аерым алганда, яңа Ш-1 автомобиль юлы төзелә, ул Яңа Тура һәм Осиновоны М7 трассасы һәм Казан белән тоташтырачак, асылда Казанның яңа боҗрасын булдырачак, – диде ул.

Күп фатирлы 42 йортка капиталь ремонт ясау дәвам итә, шул исәптән 26сы шәһәрдә. Финанслау лимиты 431,6 млн. сум тәшкил итә, эшләр 70% ка башкарылган. «Безнең ишегалды» республика проекты кысаларында 399,8 млн. сумлык 58 йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла, шул исәптән Яшел Үзәндә 40 ишегалды. Эшләр график буенча башкарыла.


Нет комментариев