Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бердәм пособие рәсмиләштерү өчен балалар һәм ата-аналарга тәлапләр

Түләү билгеләнгәндә керемнәр комплекслы бәяләнә

Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әнисенә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнгән.
Пособие түләү өчен гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерелгән.

Социаль фонд пособиене социаль казначылык форматында билгели. Димәк, ата-аналарга түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү җитә. Калган белешмәләр ведомствоара хезмәттәшлек аша тикшерелә. Шунысын да искәртү урынлы, бер гаризада 17 яшькә кадәрге барлык балаларны да күрсәтергә һәм шул рәвешле һәр балага түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин.


Бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын – беренче һәм өченче балага 3 яшькә кадәр ай саен бирелә торган түләүне, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләрне, шулай ук йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган пособиене алыштырды.


Бердәм пособиегә акрынлап күчү барышында гаиләләр билгеләнгән пособиеләрне алу вакыты узганчы барлык санап үтелгән түләүләрне алуны дәвам итә. Шул ук вакытта ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин. Мәсәлән, беренче балага түләү буенча. Хәзер ул бердәм пособиегә керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта, 2023 елга кадәр туган балалар өчен ата-аналар гамәлдә булган шартлар буенча түләүне бала 3 яшькә җиткәнче ала ала. Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча

 

Социаль фонд бүлеге 2022 елның ахырына кадәр туган 8662 меңнән артык беренче балага пособие рәсмиләштергән. Түләү суммасы 124 млн сумнан артып киткән.


Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие рәсмиләштерү өчен балалар һәм ата-аналар Россия гражданнары булыр­га һәм даими рәвештә Россиядә яшәргә тиеш. Түләү билгеләнгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнә, шулай ук ата-ананың мәшгульлеге яисә эшләмәүләренең объектив сәбәпләре исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев