Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бер үкенеч ун уңышны җиңмәсен (бер тамчы зирәклек)

Яңа елга бер көн кала, ир белән хатын ресторанга төшке ашка килә һәм үтеп баручы ел турында сөйләшә. Ир бер уңышсыз эше турында исенә төшерә дә...

...шуның буенча үкенеч белдереп утыра башлый. Имеш, дөрес юлдан китмәгән, алай итмәгән, болай булмаган...

Хатыны бу вакытта, ресторанның бизәге булып торучы чыршыны күзәткән. Ире моны күреп, эш турындагы әңгәмә аны башка кызыксындырмый дип уйлаган һәм теманы алыштырырга теләгән:

– Чыршыдагы лампочкалар бигрәк матур! – дип куйган.

– Әйе, чынлап та бу шулай, – дип җавап биргән хатыны. – Тик, игътибар белән кара әле, күрәсеңме, балкып янган күпчелек лампочкалар арасында бер янмый торганы бар. Минемчә, узып баручы елны бәяләгәндә, аны яктыртучы әллә никадәр уңышлы эшләрең күзлегеннән карамыйча, син бернәрсәне дә яктыртмаучы бердәнбер лампочкада йомылгансың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев