Бер тәүлектә биш кеше югалган
Бер тәүлектә генә туганнары биш кешенең югалуы турында белдергән. Гаилә пары, пенсионер һәм ике баланың кая киткәнлеге билгесез булган.
Барлык югалулар турында хәбәрләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына килгән. Бишбүләк районының Кош-Елга авылында биш һәм җиде яшьлек ике баланың югалуы турында шалтырату иң хафалысы булган. Аларны эзләү белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнгән, алар тиздән табылган.
Краснокама районының Әшит авылы янында гөмбә эзләп киткән өлкән яшьтәге хатын адашкан. Берничә сәгать дәвамында аны коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эзләгән. Нәтиҗәдә, пенсионер исән-сау табылган.
Стәрлетамакта Агыйдел елгасы ягына юнәлгән ир белән хатын җирлек буенча ориентлаша алмаганнар һәм Косяковка авылы янында адашканнар. Аларга коткаручылар ярдәмгә килгән.
Чыганак: Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев