Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер көндә 32 тешен алдырган хатын-кыз өенә кайткач вафат булган

Мәрхүмәнең улы сүзләренчә, аның әнисе имплантлар урнаштырырга җыенган, шуңа күрә Мәскәүдәге стоматология табибларына мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кыз өендә – Одинцово шәһәр округының Герцен исемендәге бистәдә үлгән. 12 октябрьдә аның 32 тешен алганнар, ә соңыннан өенә кайтарып җибәргәннәр.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, табиб 59 яшьлек Маринаның барлык 32 тешен дә бер көндә суырып алган һәм өенә кайтарып җибәргән. Беренче тәүлекләрдә ул үзен яхшы хис иткән һәм сәламәтлегенә зарланмаган, ләкин аннары ваннага кереп аңын югалткан һәм җан биргән. Ире «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин табиблар аны коткарып кала алмаган.

Тикшерү фаразларының берсе буенча, хатын-кызның йөрәге түзмәгән. Аның иреннән дә сорау алалар.

РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе («Үтерү») һәм РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсе («Саксызлык аркасында үлемгә китерү») буенча җинаять эше кузгатылган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев