Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер ир-атның мәете 7 сәгать буе лифтта йөргән

Ир иртән лифтка кереп барганда егыла.

Биектау районындагы торак комплексларның берсендә бер ир мәете 7 сәгать буе лифтта йөреп торган, дип хәбәр итә «Татарстан-24».

Ир иртән лифтка кереп барганда егыла. Аның ярты гәүдәсе подъездда кала. Әмма ул, тырышып, лифтка шуышып керә. Йорттагы кешеләр лифтны чакырталар һәм анда кеше ятканын күреп, җәяү баскычтан төшеп киткәннәр.

Җиде сәгать узгач кына бер хатын ирнең исерек түгел, хәле авыраю сәбәпле егылганын ачыклый һәм ашыгыч ярдәм, полиция хезмәтләрен чакырта. Алар ирнең инде күптән үлгәнен ачыклый.

Бу ирдә цирроз булган. Аның фатир ишеге ачык калган, анда кан эзләре күргәннәр. Ул үзен начар хис итеп, ишеген дә яба алмыйча, аптека яки хастаханәгә чыгып киткән дип фаразлыйлар.

Йортта яшәүчеләр каравылчыларны гаепли башлаган. Каравылчылар йөреп торырга һәм лифтларны тикшерергә тиеш. Социаль челтәрләрдә исә бу йортта яшәүчеләрне битарафлыкта гаепләгәннәр. Вакытында ярдәм күрсәтелсә, бәлки бу ирнең гомерен саклап кала алган булырлар иде, дип язалар – чөнки ул иртән, кеше күп йөри торган вакытта егылган.

Интертат

Видео: Татарстан 24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев