Бер ир-ат сөйгәнен онкология белән авырыйм, дип алдаган
Мәскәүдә яшәүче ир-ат берничә ел дәвамында хатын-кызлар белән очрашыр өчен яман шеш белән чирләгән булып кыланган.
Мәскәүдә яшәүче ир-ат берничә ел дәвамында хатын-кызлар белән очрашыр өчен яман шеш белән чирләгән булып кыланган. Бу вакыт эчендә ул яман шешнең берничә стадиясен “кичергән”, “Берлинда дәваланган” һәм хәтта үзенә кул салырга уйлаган.
2023 елда Никита исемле яшь ир Ксения белән танышкан, ә берничә атнадан соң ул онкология белән авыруы турында сөйләп биргән. Яшьләр берникадәр вакыт күрешмичә генә аралашырга килешкән. Күп тә үтми аларның мөнәсәбәтләре романтикка әверелгән. Никита дәваланыр өчен ашыгыч рәвештә Берлинга китүен әйткән. Яшь ир Берлинда булса да, алар гаджетлар ярдәмендә аралашкан, “бергә” иртәнге ашлар ашаганнар, кино караганнар, кыскасы, үзләрен очрашып йөргән ир белән хатын кебек хис иткән һәм тоткан, даими элемтәдә торганнар.
Көннәрдән беркөнне Никита йөрәге туктавын әйтә, дөрес, 40 секундка гына. Ул вакытта Ксения аның янына очарга карар кабул итә, шул ук вакытта моңарчы атеист булса да, чиркәүгә йөри башлый. Никита аны Берлинга килмәскә күндерә. Германиядә дәваланганда яшь ир аңа сөяк мие (җелек) күчереп утыртуларын сөйли. Шул вакытта ул якты дөнья белән хушлашырга теләвен сөйләп бирә. Бер айдан ул абыйсын, соңрак картәнисен югалтуын әйтә. Шуннан Русиягә кайта, әмма кайту белән үзендә янә яман шеш ачыклауыларын һәм аңа нибары бер ел яшисе калганлыгын белә. Бу вакытта инде Ксения, нерв киеренлкелеге аркасында кайгырып, антидепрессантлар эчә башлый, “сөйгәненең” язмышы өчен борчылып, чиргә сабыша.
Әмма күп тә үтми яшь хатын Никитаның бернинди онкологиясе булмавын ачыклый. Ә менә хатыны һәм кечкенә баласы – бар. Ул шулай хатын-кызлар белән таныша икән.
Тик андый хатын-кызлар да берничә булып чыккан... Ксения сүзләренчә, һәр яңа “сөйгәне” өчен Никита яңа тарих уйлап чыгарган. Ә үзе бу вакытта хатыны һәм баласы белән бәхеткә төренеп яшәп яткан.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев