Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетләренә аяк чалмыйк

...Әгәр дә сезнең улыгыз бар икән, сез мине аңларсыз.

Минем бердәнбер, өзелеп яраткан улым үзеннән җиде яшькә олырак, өстәвенә балалы хатынга өйләнергә уйлады. Әле кайчан гына үзе дә кечкенә малай иде, беренче адымына, беренче тешләренә шатланган идем... Хәзер инде ул зур һәм тормышындагы мөһим карарларны үзе кабул итәчәге турында сөйли...

Аның миңа җиткергән әлеге яңалыгы чыгырымнан чыгарды.

– Син үзең әле нәрсә майтара аласың соң? Бер сум акча эшләгәнең, өйгә тиен дә алып кайт­каның юк! Синең ул нәстәкәең белән баласын мин туендырып торачакмын что ли?! – үзем эчтән үземне тынычландырам: «Тукта, Рузилә, тынычлан! Әле аның хатын-кызлары күп булыр, ә улың берәү генә!»

– Майтарам! Үземнең гаиләмне ашатырга синнән акча сорарга җыенмаган да идем! Эшкә урнаштым, удаленка, укырга мишәйт итмәячәк. Укырга да инде ике ай вакыт калды.

«Ходаем, минем аңа бик кирәгем дә калмаган икән инде... Ул акыллы малай: компьютерларда судагы балык кебек, ике чит тел белә – үзенә майлы күмәчкә һәрвакыт акча таба алачак. Төнге күке көндезгесен уздырып кычкыра, дип белми әйтмәгәннәр», – дигән уйлардан күз яшьләрем битем буйлап тәгәрәде.

– Әнии, ну нәрсә инде син, ә! – улым мине иңнәремнән кочып алды. – Зәринә яхшы кеше. Акыллы, чибәр, әйбәт хуҗабикә. Ул сиңа ошаячак, менә күрерсең! Ә улы Ислам – искиткеч малай, башлы, шаян. Ну, Зәринәгә беренче ире белән не повезло. Ә мин аны бәхетле итәчәкмен.

– Ә әниеңне бәхетсез итәчәксең!

– Тагын шул балык башы... – Зөфәр миннән читләшеп, бүлмәсенә кереп китте.

– Улым, бәлки башта язылышмыйча яшәп карарсыз? Нигә ашыгырга. Хәзер бик күпләр шулай яши, аннары нишләргә кирәген уйлашыр идек.

– Әгәр дә синең кызың булса, шундый киңәш бирер идеңме? Беләсеңме, әни, «гражданский брак» белән үз өсләренә җаваплылык алырга теләмәгән ирләр генә яши. Ә нәрсә, уңайлы бит. Ошамый икән – носки-трусыларыңны җыя­сың да, чыгып китәсең. Ә болай – аерылышырга кирәк, бүлешергә – мәшәкать... Синең моңа карашың шундый булыр дип уйламаган идем... Без бит синең белән һәрчак дуслар идек, әни. Син бит мине, ирләр үзе өчен генә түгел, үзенең янындагы хатын-кыз өчен дә җавап бирергә тиеш, дип, үзең өйрәттең. Дөрес китаплар укыттың. Әти әнә минем белән ярты елга бер тапкыр паркта йөрергә килә иде дә, алимент түли иде. Ә син ике эштә бил бөктең, шулар арасында мине түгәрәкләргә, секцияләргә йөртергә, укуымда булышырга өлгердең. Мин синең шулай кырыкка ярылып йөгерүеңне карап, хыяллана идем... Беләсеңме, ни турында? Сиңа бер принц очрасын иде дә, барлык проблемаларыңны хәл итсен иде, дип. Һичьюгы, мин үсеп җиткәнче шул авырлыкларны бүлешсен иде, дип. Әни, син бит минем красавица, син дә булмагач, кем тагын принцка лаек? Гомер буе өч кеше өчен эшләмәссең бит... Әмма принц булмады. Мәктәптә, сине борчымас һәм аннары күп итеп акча эшләү өчен, яхшы укыячагымны алдан ук үземә билгеләп куйдым. Мин синең барлык эшләреңнән китеп, күбрәк вакытыңны минем белән уздыруыңны теләдем. Тик ул вакытка инде үземнең зур үсүемне генә уйламаганмын, – дип, ишек яңагына сөялеп эчен бушатты улым.

– Әйе, үстең һәм әниеңнән бөтенләй чит хатынга китәсең... – дип, чеметтереп алмый түзмәдем.

– Ә син..

Дәвамын газетабызның 22 декабрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев