Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Башкортстанда турист үзенең аягын балта белән чабып өзә язган

Коткаручыларга “Шүрәле тешләре” кыяларында туктаган компания шалтыраткан. Алар компаниядәге бер дусларының ялгыш үзенең аягын җәрәхәтләвен хәбәр иткән.

Кан агуын туктата алмагач, туристлар ярдәм артыннан мөрәҗәгать иткән.

Вакыйга урынына тиз арада Россия Гадәттән тыш министрлыгы коткаручылары һәм БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре килгән. Алар аягын балта белән чабып өзә язган туристка беренче ярдәм күрсәткән һәм аны эвакуацияләгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында туристлар төркеменең теркәлмәвен әйтәләр, бу тиз арада килеп җитүне кыенлаштырган.

Әлфия Шакирҗанова, Өмет
Фото: МЧС Росии

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев