«Балам башка йөри алмый». Энергетиклар эчкән егеткә ни булган?
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Петербург табиблары 5 ел буена энергетиклар эчкән яшүсмернең гомерен саклап калу өчен тырыша. Хәзер ул инвалид коляскасында гына йөри һәм сөйләшкәндә дә сулышы кысыла.
Артемий 7-8 сыйныфтан энергетиклар эчә башлый. Аннары көненә 2-3 норма энергетик эчә башлавын үзе дә сизми кала.
«Кичен иртәрәк ятасы урынга, иртән энергетик эчтем. Менә шулай гадәткә керде», – ди ул.
16 яшьтә аңа баскычтан менү кыенлаша, ләкин ул эшнең энергетикларда булуын аңламый әле. Нәтиҗәдә аның ашаказаны асты бизендә үлек җыела башлый.
«Үлек аркасында бөтен организмда интоксикация башлана. Бөтен органнарына зыян килә: нерв системасы, аяклары, тавышы да. Хәзер авыру нәтиҗәсендә аякларында полинейропатия. Артемий башка йөри алмый», – ди әнисе Екатерина.
Табиблар сүзләренчә, реабилитация ярты елдан бер елга кадәр булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев