Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Балаларымның кичкә күңелләре болганып, эчләре авырта башлады»

Татарстанда баланың шаурма ашап үлүе турында хәбәр башка сыймаслык. Мондый туклану урыннары безнең шәһәрдә дә адым саен, иң гаҗәбе шул, кайсына керсәң дә – кеше.

Димәк, кулланучылар күп, бигрәк тә яшьләр ярата мондый ризыкны. Нинди иттән ясалган, яшелчәләр бозылмаганмы – анысын уйлап торыш юк. Ят исләрне юк итүче соуслар белән ясалган шаурма тәмле булып күренә. Берсендә минем балалар да алган иде, исенә шикләнсәләр дә, ашыйсы килгәч, тыелып тормаганнар. Кичкә күңелләре болганып, эчләре авырта башлады. Бәхеткә, шуның белән генә котылдык. Бу очрактан соң, мондый туклану урыннарына борылып та карамыйбыз. Ә шәһәрдә ашханә, кафелар җитми. Коры-сары түгел, ә гади өй ризыгы белән сыйлану урыннары аз бездә. Аннан, ул шаурма сатучыларны, эш урынының торышын тикшерүчеләр бармы икән дигән сорау да туа.

 

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев