Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалары ничек микән, әнисе ни хәлдә, ире ничек

Мәрхүмә Эльмира Сөләйманованың гаиләсенә кагылышлы сорауларга дусты җавап бирде

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың бакыйлыкка күчүенә кичә 8 ай булды. Бу хакта җырчының дусты, ВКонтакте сәхифәсендәге төркемен алып баручы Алсу Хәсәншина  хәбәр итте. 

Ул Эльмираның балалары язмышы өчен борчылган тамашачыларына аларның хәлләре турында бераз язып үткән.

«Бииик куууп сораулар килә, балалары ничек микән? Әнисе ни хәлдә ничек тузә дип. Ире ничек, балалары кем белән…  Шул сорауларга, җавап бирергә булдык.

Әнисе нык кайгыра, бик авыр шул үз балаңны җиргә иңдерү. Атна саен әнисе энесе һәм киленнәре белән зиратка барып су сибәләр. Дога колып кайталар.  Эльмирабызның балалары яшәргә көч бирә.
Ире, исән-сау, эшләп йөри, шулай ук кайгыра,  борчыла, ир — хатынсыз, ә балалар — әнисез, өйдә буш, нурсыз инде ӘНИ булмагач.

Балалары әтиләре белән! Кызлары, Диана 9-нчы сыйныфны тәмамлады һәм уку йортына керә алла бирсә.
Уллары Артём 3нче сыйныфка күчә. Аллаһ Тәгалә гаиләсенә сабырлык, тынычлык һәм көч бирсен.
Бик зур кайгыларын уртаклашабыз! Эльмирабызның, карангы гүре якты булсын! Урыны оҗмах түрендә булсын! Әмиин! Бары тик дога гына кирәк хәзер. Эльмира Наиль кызы…» — дип язган Алсу.

Җырчының язылучылары кайгы уртаклашып бик күп комментарийлар калдырганнар.

«Эльмиранын урыны ожмахта булсын! баларын 4 айлыктан икесендэ кайнанасы карый,  хәзер дә мәктәпкә илтә, алып кайта», — дип язган Гөлкәй Мингалимова әбиләренә 70 яшь булуын искәртеп һәм аңа исәнлек теләгән.

«Әле яшисе дә яшисе иде. Ул үзенең соңгы сулышына кадәр сәхнәдә иде. соңгы съемкаларда ул үзен начар хис итсә дә, бу хакта белдертмәскә тырышкан бит балакаем. Эльмира минем хәтердә 24 яшьлек кыз булып калачак. Аллаһы Тәгалә җәннәт ишекләрен ачсын аңа. Барлык туганнарына сабырлык телим, Аллаһы Тәгалә сакласын сезне», — дигән Зөлфия исемле берәү.

«Бернинди сүзгә кермәгән,  чын,  зур йөрәкле, кыланмаган, тормышын интернетка куеп мактанмаган, моңлы сандугачыбыз, бик сагынабыз, яратабыз! Гаиләсенә бәхет, шатлык телибез! Урыны оҗмах түрендә булсын!» — дигән Әминә Халитова.

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев