Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Балалар мәйданчыгында 10 яшьлек бала мәете табылган

***

Мәскәү өлкәсендә 10 яшьлек малайны үтергәннәр.

Баланың мәетен Ермолино авылындагы балалар мәйданчыгында очраклы рәвештә генә күреп алганнар. Балага берничә пычак җәрәхәте ясалган, ул канга баткан. Килгән «ашыгыч ярдәм» баланың үлемен раслаган.

Үтерүдә 14 яшьлек яшүсмер шикләнелә, аны тоткарлаганнар. Һөҗүм итүче җинаять урыныннан ерак китеп өлгермәгән, ул үз аягына шул ук пычакны кадаган һәм үзенә «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Фаразлар буенча, яшүсмер үзенә һөҗүм итүне имитацияләргә теләгән. Аның белән хәзер полиция хезмәткәрләре эшли, мотивларын ачыклыйлар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев