Бакчада чүп үләне түгел, бәрәңге үстерергә кирәк
Бакчаң була торып, бәрәңге утыртып азапланмыйм, сатып кына алам дигән кешегә аптырыйм да инде. Ничек кенә булмасын, үзең үстергәнгә җитми инде, җәмәгать.
Тәмле дә, ышанычлы да. Сыер мае салып, өстенә укроп сибеп, ярмаланып торган бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык бармы икән? Сатып алырга була, сүз дә юк. Тик ничек үстергәннәр, изелеп пешәме, анысы сорау тудыра. Бер танышым ярминкәдә алган булган, тукмак белән төйсәң дә изелми, тәме дә күңелгә ятмый ди. Күңелгә ятарлык булсын өчен бакчада чүп үләне түгел, бәрәңге үстерергә кирәк шул, дип чүт әйтми телемне тешләп калдым. Шөкер, әллә ни зур уңыш җыймасак та, елына күрә әйбәт булды. Исән-имин генә ашарга насыйп булсын.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев