Балалар бакчасына поши бәреп кергән
Уфа районының Авдон авылында шаһитлар пошиның «Ләйсән» балалар бакчасы территориясенә керүен төшереп алган.
Социаль челтәрләрдә бастырылган видеодан пошиның тимер капка янына килеп, капка аша сикереп керүе күренә. Бәлки, кыргый җәнлек нәрсәдәндер курыккандыр. Вакыйга урынына БР Экология министрлыгы белгече барган.
Соңрак пошиның балалар бакчасы территориясендә бер почмакка елышып ятуы билгеле булды. Аның авызыннан күбек килә башлаган. Бәлки, эчәсе киләдер дип, поши алдына бер чиләк су куйганнар. Җәнлек янына коткаручылар, ветеринарлар һәм полицейскийлар килгән. Әмма поши үлгән.
«Ветеринарлар аны карап, сәбәбен ачыкларга тиеш. Бу поши стресстан үлгәндер, җәнлекләр белән андый хәлләр еш булгалый», – дип аңлатма биргән бу очракка БР экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Камил Биргулиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев