Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балага уза алмый тилмергән хатын теләгенә ирешкән. Хәзер ул берьюлы тугыз балага авырлы

Ире дә борчыла: «Мин бик нервланам. Элек ул балага уза алмый дип борчыла идем, хәзер тугыз бала көтәбез», – дигән ул.

Кытайда яшәүче 25 яшьлек Хоу озак вакыт балага уза алмый тилмергән. Ул табибларга йөри башлаган, аның күп кисталары, полиплары бар икәнен ачыклаганнар, дәваланган. Октябрь аенда табиблар Хоуны сөендерә – балага узганын, алай гына да түгел, өч бала көткәнен әйткәннәр. «Мин авырлы икәнемне белгәч, шулкадәр бәхетле идем, хыялым тормышка ашты», – дип сөйләгән Хоу.

Ноябрь уртасында УЗИга килгәч, аның сөенече борчуга әйләнә – күзәтүләр аның берьюлы тугыз балага авырлы икәнен күрсәтә.

Хәзер табиблар «артык» эмбрионнарын алып ташларга киңәш итә икән.

Кытай хатыны хәзер табиблар киңәшләрен көтә, дип яза World of Buzz сайты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев