Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме нинди һәм аны кемнәр генә ала алачак?

Ел башыннан Татарстанда 11,5 меңнән артык гаилә бала туганда бирелә торган пособие алган

Аны социаль фонд ата-аналарның берсенә бирә. Бу төр түләүне финанслауга Татарстан Социаль фонды бүлеге 264 млн. сумнан артык акча юнәлткән.

«Быел пособие күләме 23 мең сумга якын тәшкил итә. Гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәгән очракта, пособие әлеге коэффициентка арттыру хисабына югарырак күләмдә булачак», – дип аңлатты Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
 

Баланың рәсми рәвештә эшли торган әнисе яисә әтисе пособиене алу өчен үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә инде эшләмәүче ата-анага түләүне рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, социаль фондның клиент хезмәтенә яки шундый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Түләү керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә Россиядә яшәүче барлык гаиләләргә тиеш һәм һәр балага бирелә. Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да рәсмиләштерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев