Бала тапкан вакытта вафат булган: Бастыркин җинаять эшен янә тикшерүне таләп итә
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин 2023 елның мартында хастаханәдә бала тапкан вакытта вафат булган Яр Чаллыда яшәүче 36 яшьлек хатын-кызның эшен шәхси контрольгә алды. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үлгән хатын-кызның энесе социаль челтәрләрдә ведомство башлыгына мөрәҗәгать иткән. Аның фикеренчә, үлем сәбәбе — тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәү, ә гаеплеләр әлегәчә җавапка тартылмаган. Ир-егет тикшеренүнең ничек алып барылуы һәм аның нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карар белән килешмәвен белдергән.
Җирлектәге тикшерү идарәсендә чыннан да РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, ләкин соңыннан ул ябылган. Үлгән хатын-кызның якыннары гаделлек торгызылмады дип саный һәм эшне яңадан тикшерүне сорый.
Александр Бастрыкин басмага шунда ук реакция белдергән. Ул Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү идарәсе башлыгы Валерий Липскийга тикшерүнең ничек алып барылганы, җинаять эшенең нинди нигездә туктатылуы һәм бу процессуаль карарның сәбәпләре турында тулы доклад әзерләргә кушкан.
Моннан тыш, Тикшерү комитеты рәисе мөрәҗәгатьтә китерелгән һәр дәлилне аерым карап чыгуны таләп иткән. Хәл ведомствоның үзәк аппараты контролендә.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев