Авыл уртасында нинди эт оясы булырга мөмкин инде?!
Урамда йөрүче хуҗасыз хайваннардан да туйган бит инде.
Олы Яке авылында этләр өчен приют ачылырга мөмкин булуы турында газетагыздан укыдым да, гаҗәпкә калдым. Мин әйтәм, авыл уртасында нинди эт оясы булырга мөмкин инде, башка сыймаслык хәл бит бу. Урамда йөрүче хуҗасыз хайваннардан да туйган бит инде. Бу хәлгә юл куймаслар дип ышанып калабыз.
Редакциядән: Укучыбызның борчылуы бик урынлы. Моңа ачыклык кертүне сорап, без Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинага мөрәҗәгать иттек. «Әйе, приют төзергә җыенулары, чынлап та, дөрес иде. Аллаһка шөкер, без бу проблеманы, АТИ хезмәткәрләре ярдәмендә, уңай хәл итә алдык. Халык тынычлана ала, биредә бернинди дә приют салынмаячак».
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев