Автомобильләрне хәзер Дәүләт хезмәтләре аша сатарга мөмкин булачак
Дәүләт хезмәтләренең электрон порталында автомобильләр сату-алу турында килешүләр төзү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Моның өчен транспорт турындагы мәгълүматны үз шәхси кабинетында тутырырга кирәк булачак. Порталга яңа функционал Россия премьер-министры Михаил Мишустин күрсәтмәсе нигезендә кертелә. Хөкүмәт сайтында бастырылган документта Дәүләт хезмәтләре порталы һәм аның сервислары үсеше турында әйтелә. Аерым алганда, бу дәүләтнеке булмаган хезмәтләр порталына өстәүгә кагыла. Шуларның берсе булып автомобильләр сату һәм сатып алу турында килешүләр төзү мөмкинлеге тора. Хәзер Дәүләт хезмәтләрендә автомобильне теркәлүдән алу мөмкинлеге генә бар, әмма тиздән барлык гражданнар өчен мөмкин булган функцияләр өстәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев