«Автобус тукталышларын, халыкны күздә тотып, уңайлы итеп ясасыннар иде»
Яшел Үзәндәге автобус тукталышлары турында иде сүзем.
Пыяладан ясап, заманчалаштырырга теләгәннәрдер дә бит, тик андыйларның гомере озын булмады. Вандалларның кулы кычыта шул, Заикин урамындагысын да җимергәннәр. Гомумән, ул тукталышлар автобус көтүчеләрне аз булса да җилдән, яңгыр-кардан ышыклап торырга тиештер дип аңлыйм инде мин. Шуңа да халыкны күздә тотып, уңайлы итеп ясасыннар иде.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев