Атна башында Татарстанда һава температурасы нормадан түбән булачак, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал
ТР Гидрометеорология үзәге татарстанлыларга яңа эш атнасы башында салкын һава торышын фаразлады, тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак.
Урыны белән яңгыр явачак.
Дүшәмбе көнне аязучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез. Төнлә һава температурасы нульдән 2-7 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда туфракта кырау булырга мөмкин. Көндез һава температурасы 13-18 градуска кадәр җылыныр.
Сишәмбе, 6 сентябрь көнне кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төнлә һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр, көндез +11дән +16 градуска кадәр үзгәрәчәк. Төнге сәгатьләрдә туфракта кырау булуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев