Атасы кызының бармагын тимераяк белән кискән
Яшәеш

Атасы кызының бармагын тимераяк белән кискән

Гаилә балигъ булмаган балалар эшләре буенча хисапта тормый.

Калининградта яшәүче ир-ат кызын егылудан саклап калырга тырышкан, тик аны имгәткән генә.

3 гыйнварда 8 яшьлек кыз гаиләсе белән шугалакка килә.

«Кыз бала атасы, анасы һәм абыйсы белән тимераякта шуа. Бер мизгелдә ул тигезлеген югалта да егыла башлый. Атасы аны тотып калырга маташа, әйләнеп узган чакта, ул, ялгыш, баланың бармагы өстеннән тимераяк белән чыга, кызның сул кулындагы бармагын кисә», – диелә хәбәрдә.

Кызны хастаханәгә илткәннәр.

Интертат

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев


Нет комментариев