Татарстан туризм буенча Дәүләт комитеты, артык авырлыгы аркасында самолетка кертелмәгән, танылган мәче Виктор өчен, Татарстанга визитның аерым программасын эшләде.
"Атаклы юан мәче Виктор һәм аның хуҗасы Михаил Галин Казанда 11-13 мартта кунак булачак, Татарстан башкаласына Виктор поезд белән киләчәк", - дип яза "Интерфакс" комитет вәкиленә сылтама белән.
Мәче һәм аның хуҗасы өчен Казан кремле, шәһәрнең тарихи үзәге буйлап экскурсияләр, чәк-чәк музеена бару һәм Казан Мәчесе һәйкәле белән танышу планлаштырылган. Моннан тыш, аңа Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеген һәм Иннополис "акыллы шәһәр"ен күрсәтәчәкләр. ⠀
Казанга Виктор һәм аның хуҗасын 2019 елның ноябрендә үк Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чакырды.⠀
Нет комментариев