Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Апрель аена халык сынамышлары

***

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.
Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.
Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар.
Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
Апрельдә карлыгачлар килмәсә, салкын язга.
1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз.
 

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев