Апрель аена халык сынамышлары
Яшәеш

Апрель аена халык сынамышлары

Апрель ахырында җылы яңгырлар – яхшы уңышка.

  • Каен суы күп акса – җәй яңгырлы, әз акса – коры булыр.
  • Чикләвектә бөреләр күп булса – солы уңар.
  • Кояшлы көндә үги ана яфрагы чәчәге иртә ябылса – һава торышы бозыла.
  • Тузганаклар иртә чәчәк атса – җәй кыска була.
  • Черкиләр чыкса, димәк, тиздән бик җылыта.
  • Апрель юеш булса – гөмбәле җәйгә.
  • Апрельдә карлыгачлар килмәсә – яз ахырынача суык була.

Нет комментариев