Әни кеше яшь ярымлык кызын үтерергә маташкан
Яшәеш

Әни кеше яшь ярымлык кызын үтерергә маташкан

***

Иваново өлкәсендә яшәүче хатын 1,5 яшьлек кызын суярга һәм буып үтерергә маташкан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига 2 мартта була.

«Хатын-кыз кулына пычак ала һәм баланың корсагына һәм күкрәгенә кимендә 2 тапкыр кадый. Аннары ул бау ала һәм кызын буып үтерергә маташа. Бала үлде дип санап, хатын бауны ычкындыра һәм буудан туктый», – диелә хәбәрдә.

Ведомство белешмәсе буенча, аннары бу хатын үзенең анасына шалтырата һәм барысын да сөйләп бирә. Хәзерге вакытта бала хастаханәдә, авыр хәлдә.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.


Нет комментариев