Ана мәхәббәте белән түләнгән
569
0
Бервакыт, почмакта аш пешереп кайнашкан әнисе янына, кулына ниндидер кәгазь тотып, 11 яшьлек улы килгән.
Үзенә рәсми кыяфәт белән шул язуын әнисенә сузган.
Кулын алъяпкычына сөртеп, әнисе укый башлаган: «Минем хезмәтләрем өчен исәп-хисап: ишегалдын себерү – 5 сум, бүлмәне җыю – 10 сум, сеңлемне карашу – 15 сум, яхшы билге өчен – 5 сум, чүп-чар түгү – 7 сум. Барлыгы: 42 сум».
Укып бетергәч, әнисе улына назлы карашын ташлый да, кулына ручка алып, кәгазьнең икенче ягына түбәндәгеләрне яза: «Сине йөрәк астымда 9 ай йөрткән өчен – 0, авырганда урының янында уздырган йокысыз төннәр өчен – 0, син моңсуланмасын өчен тынычландырган, күңелеңне күтәреп уздырган сәгатьләр өчен – 0, барлык күз яшьләреңне сөрткән өчен – 0, тәмле ризыклар пешереп сыйлаган өчен – 0, сиңа багышланган һәр көнем өчен – 0. Барлыгы: 0».
Язып бетергәннән соң, әнисе елмаеп кәгазьне улына сузган. Малай язылганны укыган һәм яңаклары буйлап күз яшьләре агып төшкән. Кәгазьнең үзе ясаган исәп-хисаплар астына: «Әни мәхәббәте белән түләнгән» дип язып куйган һәм әнисен кочаклап, битен аның куенына яшергән...
Туганлык һәм шәхси мөнәсәбәтләргә исәп-хисап ясала башласа, барысы да бетә... чөнки мәхәббәт риясыз һәм исәп-хисапка бирелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев