«Җәмигъ» мәчетендә яңа су чыганагы барлыкка килә
«Җәмигъ» мәчете территориясендә «Чишмә» проектын гамәлгә ашыра башладылар.
Беренче эш итеп скважина борауланды. Хәзер насос һәм су чистарту фильтрлары урнаштырылачак, павильон төзеләчәк, анда теләгән һәркем сәфәр вакытында яки мәчеткә килгәндә эчәргә яраклы чиста су җыя алачак. Проектның бәясе 1,5 млн сумнан артык.
Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәндә «Чишмә» проекты буенча май аенда «Тынычлык» мәчете территориясендә су чыганагы ачылды инде. Яшел Үзән халкы һәм кунаклары анда бушлай чиста су эчә ала. Проект мөхтәсибәт, шулай ук «Меценатлар» ширкәте рәисе Ильяс Гыймадов һәм «Кеше приюты»на нигез салучы Азат Гайнетдинов ярдәме белән тормышка ашырыла. Республика буенча барлыгы 30га якын пункт ачылган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев