Алтын яшьтәге кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе
6 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия алды яшендәге кешеләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Һәр килүчегә хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту, һөнәри юнәлеш бирү, эшкә урнаштыру максатыннан предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә узу, РФ Пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге вәкилләреннән консультация алу мөмкинлеге биреләчәк.
Чарада «Кан басымыңны үлчәү» акциясе үткәреләчәк. Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге белгечләре теләгән кешегә артериаль басымны үлчәү буенча медицина хезмәте күрсәтәчәкләр һәм консультация бирәчәкләр.
Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84371) 5-54-02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев