Алкоголь белән агуланудан 170 татарстанлы үлгән
2025 елда алкоголь белән агуланудан Татарстанның 170 кешесе вафат булган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Барлыгы узган ел алкоголь белән кискен агулануның 522 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең төп өлеше – өлкәннәр (83,7%). Яшүсмерләр арасында (8,6%) һәм балалар арасында (7,7%) очраклар сирәгрәк теркәлгән. Статистикада традицион рәвештә ир-атлар өстенлек итә.
Спиртлы эчемлекләр белән агулануның 170 очрагы үлем белән тәмамланган. Бу күрсәткеч алдагы ел дәрәҗәсеннән 32%ка түбән – ул вакытта республиканың 250 кешесе агуланып үлгән иде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев