Алдан язылу уңайлы
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр минис трлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, гражданнарны кабул итүне оптимальләштерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү линиясе буенча дәүләт хезмәтләре алуга чиратларны бетерү максатларында, хәзерге вакытта теркәү һәм имтихан бүлекчәләрендә гражданнарны теркәү дәү ләт хезмәтләренең бер дәм порталын кулланып, шулай ук телефон аша да башкарыла.
Теркәү һәм имтихан бү лек ләренең контакт телефоннары Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтындагы «Контактлар» бүлегендә урнаштырылган.
Тәкъдим ителгән исемлектән кызыксындырган дәүләт функциясен, әйтик, транспорт чарасын теркәү яки идарә итү хокукына имтихан тапшыру һәм машина йөртү таныклыгын алу буенча Дәүләт автоинспекциясенең якындагы бүлекчәсен сайларга һәм күрсәтелгән телефоннар буенча хезмәт алу өчен язылырга була.
Бүлекчәләр эш графигы нигезендә хезмәт күрсәтә.
Алдан язылу вакытка экономия ясарга, хезмәтне үзең теләгән вакытта алырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев