Алдан түләп ялгышкан
Хәзер нинди мошенниклык очраклары гына булмый. Интернет аша алдаулар бигрәк тә еш күзәтелә.
Яшел Үзәндә бер ширкәт директоры – 29 яшьлек хатын интернет челтәре аша бәрәңге чистарта торган җиһазга заказ бирә. Мәскәүдәге менеджер белән сөйләшенгәнчә, товар өчен алдан 69 мең сум акчасын түли. Шуның белән аларның элемтә дә өзелә. Ширкәт директоры үзенең алданганын аңлап, полицейскийларга мәрәҗәгать итә.
Фото: yandex.ru/images
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев