Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак кәгазьдә уйларым

«...17 яшем тулган гына иде әле.

Кич белән һәр көнне эт белән йөреп керү минем өстә. Бер көнне шулай ярыйсы гына йөргәч, подъезд янына җитеп киләбез, ә анда кемдер басып тора.

Безнең подъездда яшәүчеләрдән түгел, аларны рәвешләреннән таныр идем, беренче күрүем. Якынырак килеп, сиздермәскә тырышып, керфек арасыннан гына тикшерәм мин моны. Кыш, салкын булганлыктан шарф ураган, башлыгын кигән – йөзен күрерлек түгел. Үзе миңа төбәлгән. Гадәттә, мондый очракта котым очар иде, әмма бу юлы нигәдер курку юк һәм аның миңа бернинди дә усаллык эшләмәвенә күңелемдә ышаныч бар. Яныннан тыныч кына узып, подъездга кереп киттем. Ишек ябылганчы борылып карадым, ә ул һаман миңа карап тора. Үзем баскычтан менәм, ә үземнең эчемдә күбәләкләр оча. Кем ул? Монда нишләп тора? Нигә миңа шулай карый һәм бу ник миңа шулай ошый? Янына барасым килде.


Этне фатирга керттем. Минем әти-әнием кырыслар, гадәттә бу вакытта мин өйдән чыкмыйм инде. Әмма мин әниемне, миңа тиз генә кибеткә чыгып керергә кирәк, дип ышандырдым. Бер аягым монда, икенчесе кибеттә, дидем. Җибәрделәр. Баскычтан аска йөгерәм, ә үзем: «Әгәр ул анда әле дә басып торса – танышырга кирәк!» дип уйлыйм. Еш-еш сулыйм, тәнем буйлап каз тәннәре чыкты. Подъезддан очып чыктым. Ә ул шунда басып тора! Шатлыгымнан биердәй булдым! Яныннан тыныч кына үтеп киттем, үз эшем буенча йөргәндәй кыяфәт ясадым. Ничек танышырга соң? Нәрсә дип сүз башларга?

 

Шул вакыт: «Әйдә, йөреп киләбез», – дигәнне ишеттем. Аааа! Ул да мине ошаткан! Әлбәттә, ризалаштым. Атлыйбыз шулай әкрен генә, танышабыз. Аның янында нигәдер миңа шундый тыныч, рәхәт. Тик минем танышу өчен вакытым бик аз, ярты сәгатьтән өйдә булырга кирәк. Телефон номерларыбызны бирештек.

Саубуллашканда ул миңа: «Мин сине күптән күзәтәм инде, син һәр көнне кич белән этеңне йөртергә чыгасың. Беренче тапкыр күргәч үк ошадың. Бүген, әгәр дә чыксаң, һичшиксез танышырга кирәк, дип килгән идем»,димәсенме.
 

Без шулай итеп ирем белән таныштык. Инде җиденче ел бергә һәм бәхетле яшибез...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев