«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итеп алыгыз!
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Бу ике бәйрәм безнең күпмилләтле илебезнең халыклар бердәмлеген гәүдәләндерә һәм чын патри- отизм, һәркемнең җаваплылыгы символы булып тора. Без барыбыз да, ничә яшьтә булсак та, има- ныбыз, һөнәребез, тормыш мәнфәгатьләребезгә карамастан, Ватан язмышы өчен җаваплылык той- ган бердәм халык. Уртак тырышлык белән генә без ышанычлы иминлек гарантияләре һәм иҗади эштә үз сәләтләребезне тормышка ашыру мөмкинлекләре булган заманча гражданлык җәмгыя те төзи алабыз.
Бүген, Конституция принципларына таянып, Татарстан уңышлы гына икътисади үсешне, ха- лыкның тормышын яхшыртуны һәм социаль тотрыклылыкны, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итә. Алга таба да безнең туган республикабыз сайлаган юл буйлап, ныклы, ыша- нычлы адымнар белән яңа биеклекләргә ирешер, дип ышанабыз.
Бәйрәм даталары безгә тагын бер тапкыр әхлакый кыйммәтләр, янәшәдәге кешеләргә игътибар, ярдәм итәргә әзер булучылар, бер-беребезгә хөрмәт, теләктәшлек белдерү сәләте турында уйланыр- га сәбәп бирә. Бу безгә заманча проблемаларга каршы торырга ярдәм итә. Мәдәниятне, илне саклау һәм югары максатларга ирешү өчен бердәмлек никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз. Бер-беребезне ихтирам итеп, дөньяда бергәләп яшәү – зирәклек һәм илнең, республиканың, шәһәрнең һәм һәр гаиләнең ышанычлы үсеш нигезе.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм имин тормыш телибез. Бар эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрегездә, өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә тотрыклылык ыша- ныч белән киләчәккә карарга ярдәм итсен!
РЕНАТ МИСТАХОВ,
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев