Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистаховтан, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлау кабул итегез

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле ветераннар!

«Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Ватанны саклаучылар көне – туган илебезгә хөрмәт, бурыч һәм туг­рылык төп тормыш кыйммәтләре булган кыю һәм батыр кешеләр бәйрәме белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Ватанны саклау – һәр гражданның изге бурычы, чөнки җирдә тынычлыкка хезмәт итүдән һәм үз Ватаныңны саклаудан югарырак миссия юк. Ватанны саклаучыларның батырлыклары – хәзерге заманның тотрыксыз дөньясында бозып һәм сызып атып булмый торган тарихның бөек хакыйкате. 23 февраль бәйрәме – батырлык, рух көче һәм Ватанга тугрылык символы.

Бу истәлекле көн ил язмышы кадерле булган, ватан иминлеген һәм аның мәнфәгатьләрен саклаучы, хәрби батырлык һәм тыныч хезмәт белән дәүләтебезнең куәтен һәм абруен ныгытучы, гражданнарның иминлеген һәм тотрыклы тыныч тормышын тәэмин итүче һәркемне берләштерә. Ватанга хезмәт итү – авыр эш һәм иң югары җаваплылык.

Бу көнне без, беренче чиратта, хәзерге вакытта хәрби постта, хәрби хезмәттә булган, бөек илебез мәнфәгатьләрен фидакарьлек белән яклаган һәркемне котлыйбыз. Без сугыш ветераннарына, сугыш михнәтләренең бөтен авырлыгын кичергән, антларына һәм хәрби бурычларына тугры калган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга аерым рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән мөрәҗәгать итәбез. Сезгә, кадерле ветераннарга, авыр язмыш эләкте, әмма Ватан даны өчен сезнең кыю эшләрегез яшь буыннарга һәрвакыт ышандырырлык үрнәк булып хезмәт итәчәк.

Без сезнең алда баш иябез һәм сездән Ватанны яратырга өйрәнәбез. Үз дәүләтеңнең тарихын хөрмәт итеп кенә, иртәгәсе көн турында ышаныч белән сөйләргә мөмкин. Кадерле дуслар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе, ышанычлы гаилә тылы һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез!

Ренат Мистахов, «Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев