***
Бу фаҗига Һиндстанның Рамнагар-Кхагувала авылында булган. 28 яшьлек Раджкумарның хатыны талашулардан гарык булып, 8 ел элек аны ташлап китә. Шушы вакыттан бирле хатыны әти-әнисендә тора, ә бу җәйне ул көтмәгәндә кире иренә әйләнеп кайтырга була.
Раджкумарның куанычы эченә сыймый. Ул өйгә хәмер алып кайтудан да акыллырак нәрсә уйлап тапмыйча, өстәл кора, хатынының кайтуын бәйрәм итә.
Әмма бәйрәм уртасында ир-ат үзен начар хис итә башлый һәм аны хастаханәгә алып китәләр.
Бәхетле ирне коткара алмаганнар.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Нет комментариев