Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

55 яшьлек яшел үзәнле мошенниклар кулына эләгеп, зур суммадан колак каккан

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 22 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 16сы – шәһәрдә, 6сы районда булган. 5 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 4 урлау, 13 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак кылынган.

Билгесез зат стационар телефонга шалтыратып, Украина өчен финанслау алу һәм Үзәк банк белән купюраларны чагыштыру кирәклеге сылтавы белән, 83 яшьлек хатын-кызның 266500 сум күләмендәге акчасын үзләштергән. Зыян күрүче бу акчаларны билгесез хатын-кызга якынча 19.40 сәгатьтә үзенең яшәү урыны буенча тапшырган.

Билгесез затлар, өстәмә хезмәт хакы (инвестицияләү) сылтавы белән, 55 яшьлек яшел үзәнленең 1142630 сум күләмендәге акчасына ия булган. Зыян күрүче үзенең шәхси һәм кредитка алынган акчасының барысын да билгесез исәпкә күчергән.

Наркоконтроль хезмәткәрләре Паратская урамында 34 яшьлек ирне наркотик матдә белән тоткарлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев