Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

4 баласы, ире, абыйсы һәм әнисе янып үлгән Ильмира гаебен танымый. Эшне присяжныйлар белән караячаклар

Татарстан Республикасы Югары суды Ильмира Гарданова эшен присяжный утырышчылар суды катнашында карау турында карар кабул итте.

Гаепләнүченең адвокаты Әнәс Мөхәммәтҗнов шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Гарданова ут төртү юлы белән милекне аңлы рәвештә юк итүдә, шулай ук ук куркыныч алым кулланып һәм аеруча кансызлык белән җиде кешене, шул исәптән балигъ булмаган балаларны үтерүдә гаепләнә.

Искәртеп узабыз, 18 июньдә Тукай районының Сәет авылында шәхси йортта янгын чыккан, анда өч олы кеше һәм 4-10 яшьлек дүрт бала булган. Тикшерүчеләр йортка ут төрткәннәр дигән нәтиҗәгә килгән һәм монда Гарданова гаепле дип тапканнар. Аның балалары, ире, абыйсы һәм әнисе янып үлгән. Гарданова гаебен танымый, хәзерге вакытта аңа бер җиргә дә китмәү турында подписка бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

3

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев