Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

3нче гимназия укучысы - Бөтенроссия олимпиадасы призеры

Шушы көннәрдә генә 11нче сыйныф укучысы Анастасия Ведерникова туган мәктәбенә федераль дәрәҗәдәге җиңү белән кайтты. Настя - инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры.

- Финал этабы Калининград өлкәсенең Зеленоград шәһәрендә узды. Анда мин Татарстан Республикасы җыелма командасы составында юл тоттым. Олимпиада ике этаптан торды: язма һәм телдән. Яшел Үзәнгә кайтканнан соң ук мин призер икәнлегемне белеп шатландым. Хәзер мин илнең инглиз телен өйрәнү белән бәйле теләсә кайсы югары уку йортына бюджетка, имтиханнар бирми генә керү мөмкинлегенә ия, - дип сөйли Анастасия.

Олимпиадага әзерләүче, төпле юнәлеш бирүче әнисе – гимназиянең инглиз теле укытучысы.

- Инглиз телен балачактан ук укыйм дип әйтергә була, әмма 8 сыйныфта беренче уңышларга ирештем. Мин үз көчемә ышандым. Телне өйрәнүдә сабырлык һәм практика кирәк. Әйтик, Минем Норлаттан дустым бар, аның белән атнага бер-ике тапкыр телефоннан инглиз телендә генә сөйләшәбез. Бу телдә китаплар күп укыйм, фильмнар һәм сериаллар карыйм, чит ил музыкасын тыңлыйм, хәтта телефон һәм компьютерым да инглиз теленә көйләнелгән.
Алда кызның чыгарылыш һәм вузга керү. Настя белдергәнчә, аның студент еллары Мәскәүдә узачак. Ә тагын ул Англиядә булырга хыяллана, аның яраткан чит телендә ничек сөйләшүләрен һәм яшәешләрен күрергә тели. Уңышлар сиңа, Анастасия.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев