29 сентябрьдә Яшел Үзән механика көллиятендә традицион бәйрәм - «Беренче курслылар көне» узды!
Яшәеш

29 сентябрьдә Яшел Үзән механика көллиятендә традицион бәйрәм - «Беренче курслылар көне» узды!

Аның барышында үз активлыгы белән аерылып торган студентлар, шулай ук, төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм призёрлар бүләкләнде.

Һәр төркем үз белгечлеген дә иҗади яктан тәкъдим итте, ә безнең студентлар беренче курсларга символик студентлар билетын һәм "зачетка"лар тапшырды. Чара барышында, шулай ук, илебезнең профессиональ техник мәгарифенең 80 еллыгына багышланган акция үткәрелде.

Беренче курсларны быел күп сынаулар көтә: беренче сессия, төрле конкурслар һәм ярышлар. Әмма без аларның, һичшиксез, башкарып чыгачагына ышанабыз!


Нет комментариев