29 яшьлек егет пляжда 11 миллион сумлык сәгать тапкан
Менә сиңа мә, көтмәгәндә байлык!
Бер кеше Кырым пляжында бик кыйммәтле сәгать тапкан. Ул якынча 11 миллион сум тора икән.
"Patek Philippe" брендлы кул сәгатенә тап булган кеше – 29 яшьлек егет. Ул аны үзе тагып йөрергә җыенмый, сатып, үзенең финанс хәлен яхшыртырга планлаштыра. Бер-ике ел элек бу сәгатьне яхтада кичә вакытында бер миллионер Кара диңгезгә ташлаган булып чыккан.
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев