Сәүдә – Татарстан, шул исәптән район икътисадының иң мөһим тармакларының берсе. Шул уңайдан районның барлык сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмәре белән котлыйбыз!
Сезнең хезмәтегез һәр кешенең көндәлек тормышында бик мөһим. Сезнең профессиональлегез һәм җаваплылыгыз районда яшәүчеләрнең кәефенә һәм иминлегенә йогынты ясый.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм энергия, нәтиҗәле эш һәм хезмәттәшлек формаларын эзләүдә уңышлар, бизнеста казанышлар һәм югары табыш телибез!
Фото: «ЯҮ» архивыннан
Нет комментариев