21 нче февраль – Халыкара туган телләр көне
Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә 15 төрле милләт вәкиле белем ала.
- Телләре төрле-төрле булулары белән матур һәм үзенчәлекле алар. Туган телгә мәхәббәт укучыларны берләштерә, алар бер-берсе белән дусларча аралаша. Без Туган телләр көнен ел саен бик яратып үткәрәбез. Быел да бәйрәмебез шаулап-гөрләп узды. Концертта татар, рус, башкорт, мари, таҗик, үзбәк телләрендә шигырьләр, җырлар яңгырады, милли биюләр дәртләндерде. Балалар, йола уеннарын уйнадылар, такмаклар әйтештеләр, күмәкләшеп “Әпипә”не биеделәр. Укучылар бер-берсен яңа яктан ачтылар, үз туган телендә чыгыш ясаган иптәшләрен кызыксынып тыңладылар, алкышладылар. Күпмилләтле укучыларыбыз – мәктәбебез байлыгы, - дип сөйли 4нче мәктәпнең туган (татар) тел укытучысы Әлфия Мөхәммәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев