2026 елда Зеленодольск районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 62 ишегалды танымаслык булып үзгәрәчәк. Программага шәһәрдән – 43, район җирлекләреннән 19 йорт кертелгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Районда Әйшә, Карамалы Тау җирлекләре һәм Васильево бистәсе ишегаллары яңартылачак. «Безнең ишегалды» программасы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. 4 ел эчендә Зеленодольск районында барлыгы 371 ишегалды ремонтланган. Быел тагын 60 ишегалды территориясе төзекләндерелде.
Нет комментариев