20 учреждение, 1 максат: ГТО нормативы һәм призлы урыннар
Суда да сынатмыйлар: мәгариф хезмәткәрләре ГТО нормативын тапшырды.
18нче лицейда Яшел Үзән районы мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының чираттагы этабы — йөзү буенча ярышлар узды. Биредә районыбызның 20 белем бирү учреждениесеннән килгән укытучылар көч сынашты.
Бу ярышларның бер үзенчәлеге бар: педагоглар призлы урыннар өчен генә түгел, ә йөзү буенча ГТО нормативын да тапшырдылар.
«Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен формалаштыра һәм спорт белән даими шөгыльләнергә этәргеч бирә. Педагоглар ГТО таләпләре белән практикада танышалар, бу исә аларга укучыларны нормативларга нәтиҗәлерәк әзерләргә ярдәм итә. Мондый ярышлар районыбызның спорт тормышында мөһим урын алып тора», — дип билгеләп үтте ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.
Спорт сөюче укытучыларыбызга яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев